2 февраль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казан мэры Илсур Метшин «Буран» планының 4 февральгә кадәр озайту турында игълан итте
Карар шәһәрне салкыннар башланганчы кардан чистарту зарурлыгы белән бәйле рәвештә кабул ителде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Лисичанскидан тагын бер баланың хыялын тормышка ашырды
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәреннән Алена Дрожинаның гадәти булмаган теләген үтәде.
-
Яңалыклар
Социаль фондта инвалид баланы тернәкләндерүгә ничек җибәрергә икәнен аңлаттылар
Татарстан инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү буенча Россия Социаль фондының сынау проектында катнаша. Электрон сертификат кемгә тиешле һәм аның өстенлекләре нинди икәнен «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Ел башыннан республика юлларында исерек машина йөртүчеләр гаебе белән өч кеше һәлак булган
Ел башыннан Татарстанда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Мәктәп укучылары өчен «Яшь энциклопедист» республика ачык бәйгесе игълан ителде
ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, «Миллиард.Татар» интернет-порталы редакциясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә «Яшь энциклопедист» конкурсын оештыра.
-
Яңалыклар
Февральдә социаль һәм иминият түләүләре индексацияләнәчәк
Февральдә РФ Социаль фондының ТР буенча Бүлеге социаль һәм иминият түләүләрен индексацияләячәк. «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республикада балалы 1 миллионга якын гаилә, шулай ук гражданнарның ташламалы категорияләре төрле ярдәм чаралары ала.
-
Яңалыклар
Илдә такси хезмәтенең бәясе арткан
Казанда таксида бер тапкыр утырып йөрү уртача 397 сум тәшкил иткән.
-
Яңалыклар
Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе кысасында булган акчалата ярдәм арта
Быел мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) кысасында бер кешене дәвалау өчен бирелә торган акча күләме уртача 24 922,9 сумга җиткән.
-
Интервью
Ике имтихан тирәсендә: министр урынбасары әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде
Быел 9 нчы сыйныф укучыларының дүрт имтихан урынына ике сынау бирә алуын һәм моның тәртибен аңлаткан идек инде. Көллиятләрдәге 40 һөнәргә генә кагыла бу. Сынауда барлыгы 51 көллият катнашачак. Тик әти-әниләрдә сораулар һаман туып тора икән. Аларга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов матбугат очрашуында ачыклык кертте.
-
МӨҺИМ
Фәрит Хәнифов: «Булган юлларны саклап тоту программасын яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк»
Юл бәясе, «картайган» трамвайлар һәм Казанның яңа капкасы. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегия утырышында Сингапурдагы машина йөртүчеләрне дә искә алдылар.
-
Яңалыклар
Белгечләр талпан энцефалитыннан прививка ясатырга киңәш итә
Татарстанлыларга талпан энцефалитыннан февральдә үк прививка ясый башларга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
-
Яңалыклар
Татарстанда өлкән буынны МАХ белән таныштыру буенча курс ачылган
Татарстанда 55 яшьтән өлкәнрәкләрне МАХ мессенджеры белән таныштыру буенча курслар ачылган. Бу хакта «ТАСС» платформаның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
-
Җәмгыять
Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының еллык эшенә нәтиҗә ясадылар
Татарстанда кыргый хайваннар саны арта. Бер яктан сөендерсә, икенче яктан борчылырлык сәбәп тә бу. Ник дигәндә, төлке һәм кабан дуңгызы авырулар таратырга мөмкин. Саны арту аркасында, хайваннарның машина астына эләгү очраклары да күбәйгән. Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының еллык киңәйтелгән утырышында сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Татарстан белән Оман дин һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекнең юл картасын әзерли
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгының Дин эшләре һәм вакыфлар министры шәех Мөхәммәд бән Сәид Әл Мамари белән очрашу уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстан Милли музеенда Муса Җәлилнең юбилей елы уңаеннан күргәзмә ачыла
15 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.